среда, 29 ноября 2017 г.

Җаны-тәне тулы җыр-моң иде!


Сара апабызның җыр сәнгатенә юлы махсус уку йортлары аша да үтә, әлбәттә. Ләкин музыка ягыннан да һәм гомумән шәхес буларак та ул иң әүвәл туган халкыннан көч-куәт ала. Ошбу бала гаҗәеп шәхес – Фатиха Аитова үз акчасына бар иткән кызлар мәктәбендә укый. 1906 елда туган Сара апа белән бергә әлеге мәктәп тә гел үсә бара. 1909 елда башлангыч мәктәп буларак ачылса, 1913 елда 6 сыйныфлы мәктәпкә әйләнә, 1916 елда инде 8 сыйныфлы гимназия була, 1918 елда исә икенче баскыч мәктәп итеп үзгәртелә.sad_6

Аның хәтта дөньяга килүе дә гади генә булмаган. Сара апа үзе миңа бу хакта 1978 елны болай дип сөйләде: «Мин, тумас борын ук, әнкәйләр белән кунакка барам. Кунаклар ашап-эчеп, шаулашып-гөрләшеп утырганда: «Мин монда!» – дип разбой салам. Халык аптыраша. Бала төрергә әйбер тапмыйлар. Әткәйнең күлмәген салдырып, көлә-көлә: «Әйдә, әтисенең сөекле кызы булсын!» – дип, шуңа төрәләр». 1906 елның 1 ноябрендә була бу. Һәм… мәҗлес барганда дөньяга килгән Бибисара әтисе Гарифның һәм әнисе Бибигайшәнең генә түгел, татар халкының да сөекле кызына әйләнә! Ләкин адәм баласының тормышы халыкка гына бәйле түгел шул. Шактый катлаулы тормыш кичерергә, сөенечләрне дә, көенечләрне дә мул татырга туры килә бу кыз балага!26216



«Әнкәй гарәпчә укый-яза белә иде. Шунлыктан борынгы әдәбиятыбызны, тарихыбызны бик бирелеп укыды, өйрәнде, – кызы Әлфия Айдарская хатирәсеннән бу («Сагыналар сине якын дуслар» дигән истәлекләр китабы). – Культура, сәнгатебезнең борынгы шәрекъ классик үрнәкләрен борынгыча язылышында оригиналдан укып белгәнгә, гыйлем иясе иде. Коръәнне гарәп мәкамнәре белән көйләп яттан укый иде».
Гаиләдә дә шәп тәрбия бирәләр Сара апага. «Әткәйне гел рәхмәтләр әйтеп искә алам, – дип сөйләде ул миңа. – Өйгә китап-журнал ташый иде, без укысын дип («Аң» һәм «Ак юл» журналлары исә үзләре килеп торган. – Р.Ю.). Матур рәсемнәр күреп, Микеланджело, Рафаэльләрне белеп үстек. Граммофон уйнаттык, гармун шыгырдаттык (5-6 яшеннән үк уйный башлый гармунны.– Р.Ю.)». Юкса 11 яшеннән Архангельскига илтеп кибеткә малайлыкка бирелгән гап-гади татар кешесе була бит инде Гариф абый. Әхлак сабаклары да ала әле аңардан Сара апа. «Әткәй әллә каян юксылларны, акчасы беткән тәҗрибәсез шәкертләрне ияртеп кайтыр, аларны ашатып-эчертеп, үз чалбарын киертеп, юлына 5 тәңкә (хәзерге 5 сум гына түгел инде бу. – Р.Ю.) чыгарыр иде».
«Җырчы булып китүем шулай да әнкәйдәндер, – диде Сара апа. – Табигать биргән чын талант бар иде аңарда». Борынгы җырларны белүе дә әнисеннән һәм әбисе Нәгыймәдән инде. Аитова мәктәбендә һәм педагогия техникумында укыганда хорга йөри. Революциягә кадәр, димәк, әле 11 яше дә тулганчы, «Шәрекъ» клубы концертларында катнаша. Театр сәхнәсенә аяк басып карау исә 1921 елны була. Педтехникум үзешчәннәре «Бүз егет»не куялар. Кормаши шул исемдәге шигъри дастан буенча эшләгән бу драманы. 15 яшьлек Бибисара уйнап-җырлап Сәхипҗамал ролен, ягъни төп рольне башкара. Бу хәйрия спектакле халыкны күп җыеп, хәзерге Тинчурин театры бинасында куела. Резонанс зур була. Бибисараны исә шуннан соң Мәскәү консерваториясенең җиңеләйтеп укытыла торган бүлегенә җибәрәләр.
sadykova_ajdarski
Шул 1922 елны Мәскәүгә Газиз Айдарский да килә – Луначарский исемендәге театр институтында укырга дип. Казанда Сәхипҗамал итеп һәм «Таһир-Зөһрә»нең Таһиры итеп күреп, бер-берсенә маңгай күзләре генә түгел, күңел күзләре дә төшеп өлгергән бу ике талант иясе ике елдан кавышалар… Илгиз Мәҗитов менә ни ди: «Сара апа турында уйлау белән аның, беренче чиратта, гаҗәеп моңлы җырчы булуы искә төшә. Шуңа күрәдер дә заманында Казанның иң матур егете – мәшһүр артист Газиз Айдарский өйләнгән бит аңа. Газиз Айдарский артыннан бик шәп бай кызлары йөргән… Сөйкемле Сара апа да үз-үзен тотышы, моңы, нәфис тавышы белән бөтен егетләрне үзенә караткан… («Калфаклы сандугач» китабы.)
SADYKOVA_Sara15
1925 елда Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов һәм Василий Виноградов «Сания» дигән беренче татар операсын иҗат итәләр. Төп автор Габәши була монда. Фатих Әмирхан болай дип язган: «Сания» операсындагы төп рольне С.Габәши С.Садыйкованың чылтырап аккан чишмәдәй саф тавышын күздә тотып иҗат итә. Яшь җырчы Казан тамашачылары алдында зур сынауны бик уңышлы үтә, сәнгать сөючеләрнең күңелендә истә калырлык гүзәл кыз Сания ролен тудыра». Габәши дә Мәскәүгә җибәргән хатында болай ди: «Үзегезгә мәгълүм, Сания роле, Сара, сиңа багышлап язылды… Шуңа күрә сиңа майның 15е, бик соң булса, 20ләрендә монда булырга кирәк». Ләкин Сара апабыз «Сания»нең беренче куелышларында катнаша алмый шул. Чөнки… кызлары Әлфия дөньяга килгән була! Ләкин премьерада Санияне барыбер дә Гариф белән Бибигайшә кызы уйный: Сара ападан бер яшькә генә кечерәк Разия ул! Әмма сәнгатькә кагылышлы язмалар-хезмәтләрдә Разия апа исеме телгә алынмый диярлек. Шөкер, аның турында сөйләрлек кеше бар әле.

Зәринә Хәсәншина: «Җебеп торырга яратмыйм»


ЗАРИНА2


IMG_7858

«Казан егетләре» белән «Ак чәчәкләр» җыры башкарганнан соң, җырчы Зәринә Хәсәншина тагын да танылып китте. Карап торышка бик җитди, усал кебек тоелса да, аралашканда Зәринәнең нечкә күңелле булуын аңлыйсың. Кыскача менә шулар, ә тулырак хәзер танышырсыз…
Кыскача белешмә:
                   Туган урыны: Балык Бистәсе, Тәберде Чаллы авылы;
                   Туган көне: 26 март 1995 ел;
                   Белеме: И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы, бүгенге көндә Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә белем ала;
                   Ярата: туры сүзле, төгәл булу;
                   Яратмый: икейөзлелек, кешегә яраклашу;
                   Инстаграмы: @zarinakhasanshina.
Зәринә, әниең – укытучы, әтиең хисапчы. Ә синдә җырга мәхәббәт кайдан барлыкка килде?
Җырга сәләт әниемнең әтисе – бабамнан килгән, диләр. Ул моңлы итеп җырлаган һәм көчле көрәшче дә булган. Мин җырласам, энем спорт белән мавыга, җәен туп типсә, кышын хоккей дип, шугалактан кайтып та керми. Бабамның сәләтләре икебезгә дә күчкән.
Ничә яшьтән җырлыйсың?
Үземне белә башлаганнан бирле. Балалар бакчасында һәр ел Кар кызы итеп куялар иде. Яңа ел җырларын яратып башкардым. Шуннан башланып китте кебек. Һәм чынга ашарлык хыялга, максатка әверелде.
Җырчы булыр өчен нинди сыйфатлар кирәк?
Үҗәтлек һәм сәләт.
Сәләтле булырга кирәклеген аңларга була. Ә җырчы кешегә үҗәтлек нигә?
Кеше арасына чыгар өчен. Җебеп торсаң, көндәшләр «таптап» китәргә дә күп сорап тормас.
Сәләт мөһимрәкме, әллә тырышлык та җитәме?
Иҗат өлкәсендә сәләтсез булмый, билгеле. Сәләт белән уңышка ирешү җиңелрәк. Ләкин тырышлык һәр эштә, һәрвакыт кирәк. Кеше җигелеп эшләгәндә, сәләтле кеше йоклап ятса, артта калуы да бар.
Җырчы һөнәрен сайламасаң, кем булыр идең?
Полиция хезмәткәре. Формалары матур. Аларның, җырчылар кебек, башка һөнәр ияләреннән аерылып торулары җәлеп итә.
Җырчы булып кына тормыш көтеп буламы соң?
Була. Менә яшибез бит әле. Әлбәттә, хатын-кызга бу өлкәдә күпкә авыррак, дип уйлыйм. Терәк булырлык, сине аңларлык тормыш иптәше табу җайсыз. Ә хатын-кыз өчен иң мөһиме шул.
Бу темага килеп кергәнбез икән инде, дәвам итик. Күптән түгел мәхәббәт турында «Син дия» дип аталган җырың дөнья күрде. Зәринә Хәсәншинаның йөрәген яулаучы бармы?
Сер булып калсын… (Елмая.)
Синең, гомумән, гашыйк булганың бармы?
Мин тиз гашыйк була торган кеше. Ләкин шулай ук тиз сүреләм дә. Әни миннән: «Шырпы кебек дөрләп янасың да, шундук сүнәсең», – дип көлә инде. Ләкин чын-чынлап яратканым бар, дип әйтә алам.
Сөйгән ярың нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
Әтиемә охшавын телим. Кырыс, үз сүзен әйтә торган. Хатын-кызны хөрмәт итсен.
Фотоларда, видеоларда сине «Казан егетләре» төркеме белән күрәбез. Синең аларга бәйлелегең нинди?
«Казан егетләре» белән 2013 елдан бирле эшлим. Алар белән концертлар куябыз, ел дәвамында гастрольләргә чыгабыз. Гомумән, аларның канаты астында, дисәм дә була. Мине «Татар моңы» конкурсында күреп, шылтыраттылар. Үзләре белән гастрольләргә йөрергә җырчы кыз эзләгәннәр икән. Беренче гастрольләрдә чын мәгънәсендә сынау уздым. Хәзер менә бишенче концертлар сезонына әзерләнәм. Мин аларга бик рәхмәтле!
IMG_7713
Араларында Айдар Әгъләмов исемле буйдак егет тә бар. Арагызда нинди мөнәсәбәтләр?
Яхшы дуслар. Кеше ни сөйләмәс, әмма без – коллегалар. Дистанцияне тота беләбез.
Үзеңә үрнәк итеп кемне куясың?
Беркемне дә үрнәк итеп алганым юк. Ләкин еш кына социаль челтәрләрдә уңышка ирешкән кешеләрне карап, үземә мотивация алам. Алар миңа тик торырга бирмиләр (көлә).
Җырларың белән тамашачыларны сөендереп торасың. Клибың да бар. Иҗатыңда тагын нинди яңалыклар көтәргә?
Яңа сезонда яна җырлар булачак. Араларында яңартылган ретро-җырлар да, төрле авторлар иҗат иткән өр-яңа әсәрләр дә бар. Ә көз ахырларында тагын бер клип төшерергә планлаштырам. Әлегә нинди җырга икәнен әйтмим – сер булсын.
Зәринәнең иң зур хыялына килсәк?
Хыялларым бик күп. Санап бетерә торган түгел. Ләкин аларның һәрберсен чынга ашырып барам.
Син бүген консерваториядә белем аласың. Уку авырмы?
Авыр… Консерваториядә без классик әсәрләр башкарабыз. Тавышым – лирик сопрано, ләкин эстрадада алай җырламыйм, чөнки тамашачыларның бер-икесе генә сине мөкиббән китеп тыңлаячак, ә күпчелек өнәп бетерми. Классиканың югары музыка икәнен һәркем аңлыйдыр. Шуңа күрә быелгы концерт программасына, берне генә булса да, чит ил классик әсәрен кертергә ниятлим.
Һөнәрең буенча кем булачаксың?
Җыр укытучысы, җырчы, мәдәният хезмәткәре.
Димәк, Зәринә Хәсәншина укытучы булып китәргә дә мөмкин?
Бик мөмкин. Балаларны яратам, укытырга сәләтем дә бар дип саныйм.
Егерме елдан соң Зәринә Хәсәншинаны сурәтлә әле…
Ул вакытта Хәсәншина булмам дип өметләнәм (көлә). Илле яшен кырлаган җырчы Зәринә шундый ук гади булып калыр ул. Әлбәттә, барысын да белеп бетереп булмый, иң мөһиме, исәнлек диләрме әле?
Зәринә Хәсәншина белән шәхсән таныш булмаганнар өчен әйтәм: җырлавы ничек сокландыргыч булса, күңеле дә шундый ук: тыйнаклыгы, эчкерсезлеге белән ул күпләрне таң калдырыр иде… Шундый булып кал һәм җиһанга яктылык өләш, Зәринә!

Эстрадада юл яру бик авыр


KLTK17wHAbM

«Иҗат – гүзәл гамь, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык. Иҗат ике канатлы: яхшыны – исбатлау, яманны – инкярь итү, яхшылыкка – мәхәббәт, яманлыкка – нәфрәт» дигән яраткан әдибебез Хәсән Туфан. Кешеләрнең иҗатка тартылуын күреп, күңел сөенә. Андый затның эчке дөньясы керсез, пакь кебек тоела. Бүгенге кунагыбыз, эстрада сәнгатендә тәүге адымнарын ясаучы яшь башкаручы Алия Кәримова да шундыйлардан.
– Популяр башкаручы Фирдүс Тямаев белән бергә җырлаганнан соң зур сәхнәнең үземнеке икәнен аңладым.
– Мин хастаханәдә дәваланган, тернәкләнгән арада әти-әниләр белән танышырга да, туганнар белән сөйләшергә дә, загска барып гариза язарга да, туй мәҗлесе уздыру өчен банкет залы табып, килешеп куярга да өлгергән иде. Мин инде юк, дип әйтә алмадым.
 qkeYxqeRiqc
– Алия, синең белән якыннан танышыйк әле.
– Мин Башкортстанның Мәләвез районы Хәсән авылында туып үстем. Хәзерге вакытта гаиләм белән Салават шәһәрендә гомер итәм. Әти-әнием – гади кешеләр, гомер буе колхозда эшләделәр. Икесе дә лаеклы ялда инде, Хәсәндә тыйнак тормыш белән яшиләр. Аларның исән-сау булуы безгә – балалары өчен зур бәхет. Кайтып йөрер урын бар, төп нигезгә юл ачык, туган йортыбызның ишегенә йозак эленмәгән, дибез.
– Сине ишле гаиләдән, дип беләм.
– Әйе. Без – биш бертуган һәм мин – төпчеге. Иң олы апа Санкт-Петербург шәһәрендә яши, аш-су остасы булып эшли. Икенчесе Күмертау каласында көн күрә, балалар бакчасында хезмәт куя. Абыем Мәләвез шәһәрендә төпләнде, һөнәре буенча – шофер. Бер апам да шунда ук яши, анысы – тегүче. Ни хикмәт, араларында берсе дә җырламый, сәхнә дип мин генә «җенләнәм».
– Ни өчен бу юлны сайладың?
– Хор җитәкчесе булырга, ягъни дирижерлыкка укыдым. Диплом алгач, юллама белән Юлдаш дигән авылга җибәрделәр. Анда өч ел ярым эшләргә тиеш иде. Шунда ук мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе итеп билгеләделәр. Үз теләгем белән фольклор төркеме оештырып җибәрдем, музыка мәктәбендә филиал ачтым. Өч ел эшләгәч, директор вазифасын ышанып тапшырдылар. Халык белән бик җиңел уртак тел табып, матур гына эшләдем, концерт куймый калган бәйрәм юк иде. Шуңа да карамастан, авыл җирлеге белән чикләнмичә, мөмкинлекләремне кала киңлекләрендә сыныйсы килде. Шул теләк Салават шәһәренең мәдәният йортына китерде дә инде.
– Эстрада сәхнәсенә чыгуыңның максаты нәрсә?
– Ноябрь аенда Казанга килеп «Җырлаоке» тапшыруында төштем. Эчтә яшеренеп яткан зур сәхнәдә җырлау теләге менә шушы тапшырудан соң бәреп чыкты да инде. Популяр башкаручы Фирдүс Тямаев белән бергә җырлаганнан соң зур сәхнәнең үземнеке икәнен аңладым. Тамашачы алдына чыгу, беренче чиратта, миңа күңел өчен кирәк. Җырлап кергәч, кичергән хис-кичерешләрне сүз белән аңлатып бетерә алмыйм. Телевизордан күрсәткәч, эштә, урамда таный да башладылар. Шәһәребез зур түгел, сүз яшен тизлеге белән тарала. «Алия Казанга барып кайткан, Фирдүс Тямаев һәм Ринат Рахматуллин белән телевидениедә төшкән. Җырларын телевизордан әйләндерәләр», – дип сөйләделәр. Бу да үзенә күрә кызык тоелды. Шулай әкренләп, тора-бара ныграк танылуга өметләнәм. Алга таба иҗатымны Татарстанда күрәм, әмма туган ягымны да онытмыйм. Гомумән, балалар бакчасына йөргән чагымнан, соңрак мәктәп елларыннан ук төрле концертларда катнаша идем. Артист булу теләге да шул чагында бөреләнгәндер. Хыяллар чынга аша икән.
– Аның өчен нишләргә кирәк соң?
– Тырышырга һәм, аягыңа нык басып, максатыңа таба барырга.
– Хәзер бит җырчы булу өчен табигать биргән тавыш, моң гына җитми, иң мөһиме – кесәң калын булу. Матур күлмәгең, заманча итеп төшерелгән клибың юк икән, дәрәҗәң шундук түбән тәгәри.
– Бу сүзләр белән дә килешәм. Эстрадада юл яру бик авыр.
– Кайсы җырыңны халык арасында популяр дип әйтә аласың?
– Әлегә мине алай ук танымыйлар. Аның өчен бик күп эшләргә, яңа җырлар яздырырга кирәк. Мәскәүгә яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия белән хезмәттәшлек итәбез. Аның «Хатлар» җырын тамашачы җылы кабул итте, шуңа күрә быел җәй клибын да төшерергә җыенабыз. Озакламый Гүзәлия белән бергә иҗат иткән тагын бер җырыбыз әзер булачак. Яшь композитор Алия Ганиева да яңа яздырган иҗат җимешен бүләк итте. Шулай ук Гөлназ Даутовадан бер җыр сайлап алдым.
– Репертуарыңдагы күп җырлар элек кем тарафыннандыр башкарылган. Аларны җырлау авыр түгелме? Тамашачы күңеленә беренче ишетелгән яңгыраш кереп кала бит.
– Кайсы җыр күңелгә ята, шуны алып җырлый идем. Авторлар белән дә каршылык тумады. Әлбәттә, кемнән соңдыр теге яки бу җырны башкаруы бик авыр. Башка берәүнең тормышы белән яшәгән шикелле буласың. Моннан соң инде үземнең җырларны гына башкарачакмын.
– Остазларыгыз бармы?
– Күбрәк үзлегемнән җырларга өйрәндем. Кечкенә вакытта радио-телевидениедән нинди генә җыр ишетсәм дә, кабатлап, көйләп йөри идем.
– Сәхнә костюмнарын ничек сайлыйсың? Иң кыйммәтлесе күпмегә төште?
– Сәхнә күлмәкләренең дизайнын интернеттан карап тектерәм. Татар һәм башкорт эстрадасы, чит ил җырчыларының киемнәренә дә игътибар итәм. Иң кыйммәтлесе илле мең сум тора, озакламый аны тамашачы күрәчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җырчылар турында: «Кигән киемнәре дә, башкарган җырлары дә аңлашылмый», – дигәч, сәхнә күлмәкләрен тагын да җентекләп сайлый башладым. Репертуарыма карата да таләпне арттырдым.
– Хәзер яшь башкаручыларны шактый еш тәнкыйтьлиләр шул. Андый сүзләрне ничек кабул итәсең?
– Элек борчыла идем, хәзер йөрәгемә якын алмаска тырышам, чөнки күңелемне төшерәсем килми. Болай да кәефсезләнгән вакытлар булгалый, кайчак, бәлки миңа бу юлдан китәргә кирәкмәс иде, дип тә уйлыйм. Ирем, туганнар, дуслар күңелне күтәреп җибәрә, көч өсти дә янә иҗат дөньясына чумам.
– Җыр яздыргач, иң элек кем белән киңәшләшәсең?
– Ирем Денис тәнкыйтьче дә, киңәшче дә. Тормышымда ул минем төп ярдәмчем, чыгышларны да үзе оештыра. Автор-башкаручы Гүзәлия белән еш фикер алышабыз.
– Денис белән икегез дә иҗат кешесе. Ул аранжировка ясау белән шөгыльләнә, sound-продюсер. Бәхәсле мәсьәләләрдә соңгы сүзне кем әйтә?
– Алай еш бәхәсләшмибез. Фикерләребез аерылса да, бик тиз җайланабыз.
– Аның белән ничек таныштың?
– Моннан биш ел элек аны мин эшләгән мәдәният йортына студия җитәкчесе итеп алдылар. Бер-беребезне беренче мәртәбә шунда күрдек. Октябрь аенда танышсак, декабрьдә туй уздырдык.
– Ай-яй тиз тоткан Денис?!
– Аңа кияүгә чыгу турындагы уй башымда да юк иде. Үт куыгындагы таш кузгалып, мине ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киттеләр. Ашыгыч рәвештә операциягә әзерләргә керештеләр. Денис шул чагында янымнан китмәде дә. Мин хастаханәдә дәваланган, тернәкләнгән арада әти-әниләр белән танышырга да, туганнар белән сөйләшергә дә, загска барып гариза язарга да, туй мәҗлесе уздыру өчен банкет залы табып, килешеп куярга да өлгергән иде. Мин инде юк дип әйтә алмадым. Хастаханәдән чыгып ике атна узгач, туебыз гөрләде. Аллага шөкер, бик матур яшибез. Өч яшьлек кызыбыз үсеп килә. Сабыебыз Алинә репертуарымдагы җырларның сүзен дә, көен дә белә. Ул биш айлык вакытында сәхнәгә чыкты. Безнең белән Стәрлетамакта узган «Ашкадан таңнары» фестивалендә катнашты.
– Концертлар вакытында булган берәр кызыклы хәлне исеңә төшер әле.
– Берничә ел элек туган авылда концерт куйганда, өч җыр башкаргач, сәхнәдә түфлинең үкчәсе сынды. Калган җырларда биергә кирәк иде. Озак уйлап тормадым, аяк киемен салып ташладым да, яланаяк калдым. Тамашачылар моны сизмәде дә, чөнки күлмәгем озын иде.
– Хәзер җырлап йөреп кенә, гаиләнең тамагын туйдырып буламы?
– Юк. Юбилей-туйларга җырларга чакыралар, якын-тирә авылларга концерт белән дә барам. Элек тамада буларак та эшли идем. Әлегә ул эш тукталып тора, күбрәк вакытны балага багышлыйм.
– Нинди теләктә каласың?
– Үз тамашачымны табып, зур сәхнәгә чыгу, концертлар кую хыялы белән янам. Һәркемгә исәнлек-саулык, гаилә иминлеге һәм күңелләрендәге илһам утының сүнмәвен телим.

Тәнемнең һәр күзәнәге гармун ди



Талантлы баянчы, «Гармунчылар шоуы» төркемен оештыручы, «Казан нуры» ансамбле солисты Булат Хисмәтовның, май кояшы төсле балкып, редакциябезгә керүе булды, болытлы көзге көн яктырып, суык бүлмәбез җылынып киткәндәй тоелды. Буш кул белән дә килмәгән: бер пакет җиләк-җимеш, зур кавын күтәргән. Үзенә генә хас сөйкемле сөяге белән теләсә кемне авызына караткан бу егет – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әсхәт Хисмәтовның улы да әле. Тавышы, сөйләме, күз карашы, хәтта ки кыланмышлары белән дә тач әтисе.
«Үз исемемне яуларга тырышам»
Дөресен әйткәндә, мине күбрәк әти аша танып беләләр. Берәр чарада чыгыш ясагач, «О, Әсхәт Хисмәтнең улы» дип килеп эндәшәләр һәм моңа сөенәм. Бервакыт Париж шәһәренә Татарстан мәдәнияте көннәренә баргач, кунакханәдә татар хатыны белән таныштык. Ул машинасына китаплар ташырга ярдәм итүне үтенде. Татар егетләре икәнебезне белгәч, баянчы дустым Айнур Моратов белән миңа кичке шәһәрне карап кайтырга тәкъдим итте. Юлда барганда тыңлыйм,  ханымның сөйләмендә мишәр акценты сизелә. Әтинең туган ягы Әлки районыннан, күрше авылдан булып чыкты. Әлбәттә, әтине дә белә. Әлеге хәлдән соң берничә ай узгач, Казакъстанның Караганда шәһәренә очтык. Анда концерттан соң яныма әтинең сыйныфташы килде. Шулай да гел аның данына аркаланып йөреп борчак пешми, үз исемемне дә яуларга тырышам.
 «Әтидән мактау сүзен сирәк ишетәм»
Баянда уйнарга әти мәҗбүриләп өйрәтте. Юкса, мин музыканың башка дулкынында тибрәлә идем… Туксанынчы еллар уртасы. Безгә чит ил клиплары, җырлары керә башлады. Телевизордан «Модерн Токинг» дигән группаны күрдем дә, андагы солистның муенына аскан, синтезаторга охшаган уен коралына кызыктым. Аны музыкантлар «расческа» ди. Ә әти гармун моңына гашыйк. Миңа гел: «Уйна», – дип тукый. Баян «коллыгына» шулай килеп каптым.
Әти үзе: «Гармунда уйнарга өйрәнергә хәлемнән килмәде», – дисә дә, үҗәтлеге җитмәгәндер дип уйлыйм. Мине шушы юнәлештән җибәрүе өчен аңа рәхмәтлемен. Хәзер инде гармун белән тәнемнең һәр күзәнәге «авырый». Бу – хоббием да, ипием дә. Әмма әле дә әтидән генә мактау сүзе сирәк ишетәм. «Монда дөрес уйнамыйсың», – дип һаман шелтәли. Ул йомшак күңелле булса да, хис-кичерешләрен тышкы чыгарырга яратмый. Шуңа да йөрәге түрендә иҗатымнан канәгатьтер дип өметләнәм.
«Театр – чегән тормышы дисәләр, аңа катнашым бар»
Камал театрына килсәм, башка артистлар әтине битәрләргә тотыналар. Янәсе, нишләп улыңны музыкага бирдең, диләр. Мәскәү театрларында бит нәселләре белән артист булганнар уйный, ә бездә андыйлар бармак белән санарлык. Үсмер вакытта театр буенча уку теләге дә миндә дә юк түгел иде. Әти театрны чегән тормышы дип миңа да, сеңлемә дә анда юллар ябык дип кисәтте. Ләкин шул чегән тормышына барыбер турыдан-туры катнашым бар.
Беренче мәртәбә сәхнәгә Зөлфәт Хәким әсәре буенча куелган «Су төбендә сөйгәнем» спектаклендә Су анасының балалары булып чыктык. Миңа ул чагында нибары ике яшь иде. «Хуҗа Насретдин» спектаклендә «хайван» дип кычкырган ташбаш та мин. «Зәңгәр шәл»дә абыстайларны да ашка дәшкән булды. «Идегәй» спектаклендә ахырдан атка атландыралар иде. «Сөембикә егет сайлый» спектаклендә исә пәке сорап йөри торган авыл малаен уйнадым. Театр – тулы канлы тормыш белән яши торган гаилә. Әле дә буш вакыт, мөмкинчелек бар икән, тизрәк шунда ашыгам. Заманында Фәрит Бикчәнтәевның «Кара чикмән» спектаклен күрсәткән саен барып карый идем. Соңгы куелышлардан Хәсән Туфан тормышына һәм иҗатына багышланган «Агыла да болыт агыла» спектаклен үз иттем.
Театр дигәннән, әти яшьлегендә «Зәңгәр шәл»дә Булатны уйнагач, миңа исемне спектакльдән алып кушканнардыр дип уйлап, еш сорау бирәләр. Андый чакта: «Мулла кушкан ат», – дим. Белмим нигә, тик исемем турында әти-әнидән сорарга оялта.
«Өмет акланмады»
Вакыт машинасына утырып, дәверләргә сәяхәт кылу мөмкинлеге булса, беренче сыйныфта укыган Булат янына барып, аңа башка дөньяны ачар идем… Кечкенә вакытта башка балалар кебек мине дә урамнан сөйрәп диярлек алып кергәннәре истә. Музыка мәктәбен тәмамларга табигать биргән талант кына булышты. Сабакташым Азат Хәмидуллин кебек укысаммы, хәзердән үк әллә нинди үрләр яулар идем, дип уйлыйм. Казан музыка училищесында исә совет заманыннан калган көчле педагогларга эләгүем – үзе зур бәхет.
Музыкадан беренче укытучым Любовь Бородинага бүгенгәчә рәхмәтлемен. Ул музыканы асылдан аңларга, тоярга өйрәтте. Училище белеме Казан консерваториясендә укыганда да нык ярдәм итте. Хәзер инде җыр ишетсәм, иң элек музыкасына игътибар итәм, сүзләренә әһәмият бирмим. Көен тыңлап туйгач кына текстына колак салам. Тик аның өчен дә җырчының үзенчәлеге булырга тиеш. Халык көйләрен яратам. «ALMA» Израиль-Татарстан проектында Аурупада актуаль  агымга әйләнгән «фьюче фольк» жанрында эшлибез: халык җырларын заманча саундка салып яшьләргә тәкъдим итәбез. «Каз канаты» җырын хип-хоп, «Умырзая»ны транс стилендә яздырдык. Репертуарыбызда урыс, казакъ, яһүд һ.б. җырлар бар.
«Эстрада – сазлыкта»
Бервакыт бер түрә: «Нигә гел шул көйне уйныйсыз?» – дип сорый. «Ниндиен уйныйк, йәгез, әйтегез», – дигәч, уйлады-уйлады да: «Сарман», «Минзәлә авылы» көйләре бар», – диде Америка ачкан төсле. Музыкант буларак «Үзгәреш җиле»нә дә зур өмет баглаган идем. Беренче коймак төерле була дисәләр дә, күп нәрсәгә күңел калды. Беренчедән, Мәскәү оркестрын чакырулары ошамады. Әйтерсең, Татарстанда яхшы музыкантлар беткән. Концертта яңгыраган алтмышлап җырның биш-алтысы гына ярыйсы, калганнары маклауга да, игътибарга да лаек түгел, минемчә. Хәтта шундый нечкә хисләрне чагылдырган «Утыр әле яннарыма» дигән җырны башкару да җенси азгынлыкка кайтып калды, төп мәгънәсе югалды. Кыскасы, бу проект белән бернинди яңалык уйлап тапмадылар.
Сәнгать өлкәсендә безгә грамота җитми, халыкка җиңел әйбер кирәк, авыррак әсәрләрне кабул итмиләр. Мондый «җилбәзәклек» хафага сала. Грамоталык нигә хаҗәтме? Әйтик, җырга дүрт-биш көн эчендә аранжировка ясарга кирәк, ди һәм моны кемдер берәү эшли. Өстәвенә, очсыз да булсын, яхшы да яңгырасын. Поп-музыка патшасы Майкл Джексон башкарган җырларның аранжировкасын ике йөзәр музыкант эшли. Сыйфатлы продукция тәкъдим итү өчен аранжировка ясаучыга музыка библиотекасы сатып алырга кирәк, ә бәясе очсыз түгел. Сыйфатка ихтыяҗ булмагач, музыкант аны юнәтүне кирәксенми. Нәтиҗәдә,  эстрада сазлыктан чыга алмый.
Уен кораллы турында
Кечкенә вакытта өйдә уенчык пианино бар иде. Эче кызык тоелды да, ватып, «йөрәген ярып» карадым. Ә менә уенчык тальян әле дә исән! Хәер, ике баян (берсе – мәктәптән калган «Рубин-5», икенчесе – «Юпитер» концерт баяны), хромка, ак төстәге тальян, ике концертина белән мактана алам. Тагын бер концертина ясату хыялы белән янам. Мондый кечкенә гармунның тавышы нечкә һәм гаять моңлы, халык көйләрен сузганда таш йөрәкне дә эретә. Гастрольләрдә йөргәндә Айнур Воронеж шәһәрендә яшәүче оста Сергей Власов белән таныштырды. Аңардан «елецкий» гармун ясатып аласы килә. Һәр төбәкнең үзенә хас уен кораллары бар. Аларда «елецкий» дип йөртелгән бу гармун уң ягы белән безнең тальянга охшаган, сул кулы хромканы хәтерләтә.
Анда уйнаганда тамашачы урыннан сикереп торып биредәй булып утыра. «Юпитер»да да яратып уйныйм. Тик аны озак күтәреп торганда умыртка баганасына көч килә. Андый вакытта Италия баяннары кулай, аларда уйнавы җиңел. «Алтынчы» модель «Жигули»дан «Мерседес» машинасына күчеп утыргач, автомобиль үзе барган кебек тоелса, монда да гармун үзлегеннән уйнаган шикелле. Ләкин аларның җаны юк. Безнең баяннарның төймәсенә басу кулга майлы пешкән ит кисәге тотуга тиң. Шуңа да үзебезнекеләр күңелгә якын. Без – ялкаулар буыны. Танылган баянчы Рәшит Мостафиннан күп әйбер өйрәнергә мөмкин. Кирам Сатиев, Ринат Вәлиев бар… Иманым камил, кайсы янына барсаң да, борып җибәрмәячәк, киңәшләрен бирәчәк, өйрәтәчәк. Юк бит, иренәбез! Ә классик юнәлеш үлеп бара, алмашка килүче баянчылар юк дәрәҗәсендә. «Баянчылар шоу» да хакимияткә кирәк түгел, үги бала хәлендә без. Костюмнар да тектермиләр, уен кораллары алучы да юк. Шул һәвәскәрлегебезгә алданып йөрибез.
          Гаилә һәм ял
Элегрәк җәй бакчада – Камал театры артистларының ял урыны Идел буендагы Студенцыда яки әтинең туган авылында уза иде. Соңгы елларда гастрольләр, концертлар, чыгышлар күп булу сәбәпле, бакчага беренче майда гына барам, әти-әнигә булышып кайтам. Буш вакытта дуслар белән очрашырга яратам. Балачак ахирәтем Илнур белән атна саен күрешмәсәк, күңел кыбырсый башлый. Икебез дә шәһәрнең үзәгендә үскән егетләр без. Әле дә очрашкан саен, шаурма ише берәр зыянлы ризык ашый-ашый Кабан күле тирәли йөрибез, соңгы яңалыклар белән уртаклашабыз. Табигатьтә ит кыздырырга, мунча керергә яратам. Мунчада өчәр сәгать чабынам. Аннары, чәйләп алгач, хәл җыйгач, гармунда уйнарга керешәм.
Ә менә гаилә корырга, камыт кияргә ашыкмыйм әле. Әти-әни белән яшим. Әни аш-суга оста, холкы белән тыйнак ханым. Ул пешергән баллы тортны, токмачлы ашны үлеп яратам. Гастрольләргә киткәндә: «Мин кайтуга үзегез өйдә тормасагыз да, суыткычта токмачлы аш калдырып китегез», – дим.  Сеңлем Илсөяр белән дә горурланам. Ул университетта сәясәтче һөнәрен үзләштерә, «Сәләт» белән җенләнгән. Аның өчен күңелем тыныч, тәрбиясез кыз түгел. Шуңа да сорагынын үтәми калмыйм. Ул һәрвакыт миңа таяна ала.

Juna музыкаль төркеме Пирамидада



Кыска гына вакыт эчендә танылган Juna музыкаль төркеме Пирамидада концерт куячак.

Тамаша  сәгать 19.00 башлана. Керү donation системасы буенча, ягъни, үзең теләгән хәтле акча биреп керергә була. Концерттан җыелган акча Juna төркеменең яңа альбомын чыгарырга тотылачак.
OhnziqNvZwk

Мин бит шәрә түгел идем



Шушы көннәрдә Казанда һәм Чаллыда җырчы Лилия Хәйруллинаның беренче сольный концертлары узды. «Мин дә кошлар нәселеннән» исемле концерт программасында Лилия тамашачысын сәяхәткә алып чыкты. Кешеләр дә кошлар кебек гел каядыр ашыга, талпына, оча. Юл гизү, сәяхәт итү — концертның төп темасы булган. «Узган ел репертуарымда Нияз Вәлиев көенә һәм Гөлфия Шакирова сүзләренә язылган «Мин дә кошлар нәселеннән» исемле җыр барлыкка килде. Ул минем өчен ничектер үзенчә якын җыр булды. Тамашачылар да аны яратып кабул итте. Концерт программасын шуңа күрә әлеге җыр белән бәйләдек. Без дә туган илдән каядыр чыгып китәбез дә, кошлар кебек барыбер өйгә әйләнеп кайтабыз. Игътибар иткән булсагыз, концертта чемоданнар бик күп. Чемоданны яңа альбомым тышлыгында да, концертның афишасында да, концертның үзендә дә күрергә була. Алар – төп деталь. Уйлап карасаң, чемоданга кием-салым гына түгел, бар тормыш сыйган бит. Бөтен тормышыбыз юл кебек безнең», — дип сөйләде Лилия.
Концертны әзерләүдә тулы бер команда хезмәт куйган. Режиссер, хореограф, биючеләр, тавыш режиссеры, саунд продюсер, ут осталары — барысы да булган.
Концертның музыкаль бизәлеше дә игътибарга лаек иде. Ике сәгатьлек тамаша барышында программаның төп җыры булган «Мин дә кошлар нәселеннән» җырының көенең төрле вариацияләре яңгырады. Мәсәлән, туган илдән киткәндә көйнең моңсу вариантын, ә кире әйләнеп кайтканда күңелле вариантын ишетеп булды. Шулай ук Лилия ретро җырларга да яңа сулыш өрергә булган. Легендар «Сагыну» һәм «Туган авылым минем» җырын тамашачылар яңа яңгырашта ишетә алды.
Концертларда Лилиянең якын дусты җырчы, биюче, пародия остасы Данир Сабиров һәм әнисе, Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина катнашты. Алар икесе дә Лилиягә киләчәктә зур уңышлар һәм тамашачылар белән тулы заллар теләде. Гөлдания Хәйруллина тамашачыларга Лилиянең балачагыннан кызыклы мизгелләрне дә сөйләде. Балачак дигәннән, сәхнәгә беренче адымнарын Лилия нәкъ менә әтисе (композитор Рөстәм Хәйруллин) һәм әнисенең концертларында ясаган. Әмма ул аларда җырлап кына алмаган, ә хулахуплар белән цирк номеры да күрсәткән. Лилия бу шөгылен хәзер дә онытмаган әле. Концертларында ул тамашачысын цирк номеры белән дә шаккаттырды.
Лилиянең соңгы арада сәхнәгә кроссовки һәм чалбар киеп чыгуы турында күп мәгълүмат чаралары язды инде. Үз концертында да җырчы бу образында җырлар башкарды.
«Сәхнәгә кроссовки һәм чалбар киеп чыгуның бер начарлыгын да күрмим. Сәхнәдә алай итеп киенергә ярамый дигән кагыйдә юк бит. Шулкадәр тәнкыйтьләрлек мин бит җырларга шәрә чыкмыйм! Иҗатым − минем чагылышым. Тормышта нинди булсам, сәхнәдә дә шундый буласым килә. Даими эшли торган үз стилистым бар. Образларны аның белән бергә уйлыйбыз. Татар эстрадасында тәти күлмәк һәм түфли киеп җырлау этабын үтәргә вакыт инде», — диде Лилия бу уңайдан.
Концертта җырчының логотибы төшерелгән беләзекләр һәм шоколадлар да тәкъдим ителде. Киләчәктә Лилия үз «KHAIRULLINA» брендын үстерергә теләвен белдерде.